Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә – 76 ел

Әлмәт районында Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан ветераннарга бүләкләр тапшырылачак

Бүгенге көндә Әлмәт районында 1679 сугыш ветераны һәм тыл хезмәтчәне яши. Хәзерге вәзгыять чорында аларны хөрмәтләү ничек оештырылачак? Бу хакта бүген район башлыгы үткәргән туры эфир барышында Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Светлана Лаптева сөйләде.

- Күптән түгел Республика оештыру комитетыннан май башыннан ветераннарны хөрмәтләү эше яңартылу турындагы карар килде, - диде Светлана Лаптева.

Ләкин бүгенге шартлардаветеранны котлау контакттсыз рәвештә башкарылачак.

Гаилә әгъзалары белән килешенеп, тәбрикләүдә нибары 2 кеше генә катнаша ала - район башлыгы яки  урынбасарлар, депутатлар корпусы.  Медицина хезмәткәре булу һәм шәхси саклык чараларын күрү мөһим шарт булып тора. 

Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтү уңаеннан барлык сугыш ветераннарына, шулай ук тыл хезмәтчәннәренә  юбилей медальләре,  РФ Президенты һәм ТР Президенты исеменнән тәбрикләү открыткалары тапшырылачак.

"Шулай ук бүләккә район башлыгыннан  брендлы җыелмалар,  районның ветераннар советыннан хәрби җырлар тупланган дисклар һәм азык-төлек җыелмалары да тапшырыла", - диде Светлана Лаптева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса