Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә – 76 ел

Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган татарстанлылар истәлегенә 483 меңнән артык агач утыртылачак

Татарстан урманчылары Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган якташларыбыз истәлегенә 483 меңнән артык агач утыртачак. Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Үсентеләр утырту Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында оештырыла.

Акция 25 апрельдә  башланып китәчәк. Ул сугыштан кайтмаган 381,9 мең якташыбызның батырлыгын мәңгеләштерәчәк.

Республикадагы санитар-эпидемиологик вәзгыятьне исәпкә алып, агач утырту  Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләре көче белән оештырылачак.

Агачлар утырту урман фонды территориясендә, республика шәһәрләре һәм торак пунктлары чатында паркларда, скверларда һәм аллеяларда  узачак.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса