Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Марат Җәббаров Әлмәт районы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре эшенә уңай бәя бирде

Әлмәт районына эш сәфәре белән ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров килде.

Ул район башлыгы Тимур Нагуманов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фәнис Шәрәфиев белән берлектә районның берничә хуҗалыгында булды.
Иң элек министр районда иң эре саналган Н.Е. Токарликов хуҗалыгының күпьеллык үлән басуында терлек азыгы әзерләү эшләренең барышы турында фикер алышуда катнашты. Аннан соң Марат Җәббаров хуҗалыкның сөт комплексындагы заманча һәм югары технологияле сөт комплексының көндәлек эше белән танышты.
Тимур Нагуманов белән бергә министр «Җиләк үзәнлеге» һәм «Яшелчә үзәнлеге»ндә дә булды һәм «Авыл» кооперативы эшчәнлеген карады. Биредә министрга ачык җиргә төсле кәбестә утыртуны һәм теплицага спринклерлы су сибүне күрсәттеләр.

Моннан тыш, Марат Җәббаров сарыклар үрчетү белән шөгыльләнүче Алексей Заикин хуҗалыгы һәм капиталь ремонттан соң эшли башлаган Әлмәт районы дәүләт ветеринария берләшмәсенең ветеринария лабораториясе эше белән танышты.

Ахырдан Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Әлмәт районы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре эшенә уңай бәя бирде.

Фото:https://almetyevsk.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса