Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Татарстанда дүртенче миллион тонна яңа уңыш ашлыгы җыелган

Бүгенге көндә республикада 1 млн. гектардан артык ашлык суктырылган, бу - планның 74%ы. Уртача уңыш - 37,4 ц/га.

Урып-җыю эшләрендә  Буа, Тәтеш, Зәй һәм Сарман районнары алда бара. Әлмәт районында 40,8 мең гектар мәйданын урып-җыйган, уңыш 28,2 ц/га тәшкил итә.

Кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләре урып-җыю кампаниясен төгәлләгән инде. Мәсәлән, Чүпрәле районының «Цильна» ҖЧҖ 60 ц/га күрсәткече белән, Актаныш районының "Н. Баян ис."  ҖЧҖ 44,2 ц/га белән, Әлки районының "Хузангаевское" ҖЧҖ 40,6 ц/га күрсәткече белән уңыш җыюны тәмамлады.

Хәзер киләсе ел уңышына нигез салу өчен дә бик мөһим чор. Татарстанның барлык районнары көзге чәчүгә керештеләр. Тукай, Арча һәм Чирмешән районнарында 70% тан артык чәчелгән. Барлыгы 2021 ел уңышы өчен 540 мең гектарга якын көзге культуралар чәчү планлаштырыла. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив күрсәткечләре буенча республиканың барлык районнары көзге чәчүгә керештеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса