Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Комбайннар уракка әзер

Авыл кешесе өчен иген үстерү җиңел бирелми. Ул ел саен табигать тарафыннан тудырылган кырыс шартлар алдында имтихан тотарга мәҗбүр була.

Урып-җыю эшләренә булган әзерлеккә исә, кагыйдә буларак, комбайннар парады старт бирә.

Традицион чарага район башлыгы Тимур Нагуманов белән берлектә авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, дәүләт техник күзәтчелек органнары, авыл хуҗалыгына бәйле тармакларның белгечләре җыелган иде.

Башта техника белән танышу булды. Комиссия әгъзалары хуҗалык җитәкчеләренә урып-җыю техникасының төзекле-геннән тыш куркынычсызлык кагыйдәләренең төгәл үтәлеше өчен шартлар булдырылырга тиешлеге турында да искәртеп уздылар.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фәнис Шәрәфиев быел районда 35 мең гектар мәйданда урып-җыю эшләре башкарылырга тиешлеген җиткерде. Бодай быел 18 гектар, арпа 11 мең га, солы 1000 га, кукуруз 800 га, карабодай 1100 га, борчак-вика - 1600 га, арыш 1800 гектар мәйдан били. Техник һәм май культураларын 21600 гектарда җыеп аласы бар.

Урып-җыю кампаниясен район башлыгы үзе көндәлек контрольдә тота. Тимур Нагуманов район игенчеләренә авыр, ләкин мактаулы хезмәтләрендә сабырлык теләде. Басуларда уңыш быел мул - җыеп кына өлгер, механизаторларга июль-август айларында аяз көннәрнең һәр сәгатенең кадерен белеп эшләргә кирәк булачак.

 

Резеда Исмәгыйлева

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса