Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Татарстанның агросәнәгать комплексының максаты 2021 елда продукциянең тулаем күләмен һәм төп капиталга инвестицияләрне арттыруга юнәлдерелгән

Агымдагы елда Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы алдында конкурентлыкка сәләтле авыл хуҗалыгы продукциясен арттыру буенча җитди бурыч тора.

Тармак предприятиеләренең финанс тотрыклылыгы да мөһим. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров җиткерде.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Республикада продукциянең тулаем күләме 1,9%ка артачак, акчалата 284 млрд.сум булыр дип фаразлана. Үсемлекчелек продукциясенең тулаем күләме 2,3%ка артачак, акчалата 144 млрд. сумга җитәчәк, дип фаразлана. Авыл хуҗалыгы культураларының уңдырышлылыгы арту исәбенә шактый өстәмә керем алу көтелә.

Әлеге максатка ирешү өчен төп игътибар технологияләрне дөрес үтәүгә бирелергә тиеш. Мәсәлән, бер гектарга кимендә 70 кг минераль ашлама кертү; ким дигәндә, 37% чәчүлекләрдә оригиналь һәм элиталы орлыклар чәчү;яклау чаралары үткәрү;яфрактан тукландыру мәйданын арттыру;әче туфракны известьлау һәм сугарулы җирләрне файдалануга тапшыру.

2020 елда 87 мең га җир известьланган, федераль ярдәм сакланганда, мондый җирләрне шактый арттыру планлаштырыла. Җирләрнең сакланышына һәм туфракның уңдырышлылыгын арттыруга аерым игътибар биреләчәк.

Терлекчелектә үсеш 1,5% дәрәҗәсендә, ягъни акчалата күләмдә 139,7 млрд.сум көтелә. Төп басым баланслы тукландыруны оештыруга, үрчемнең сакланышын арттыруга һәм тана терлекләрне үрчетүгә, шулай ук савым сыерларының продуктивлыгын арттыруга юнәлдереләчәк.

2021 - 2022 елларда Инвестицион меморандум кысаларында терлекчелек юнәлешендә 24 мең башка 23 инвестпроектны гамәлгә ашыру һәм 9700 башка исәпләнгән 10 яңа сөт комплексын төзү планлаштырыла. Бу сөт җитештерүне ел саен 3%ка арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Куелган бурычларга ирешүдә төп хәтәрлекне терлекләрдә һәм кош-кортларда була торган йогышлы авырулар таралуда күрәбез. Шуңа бәйле рәвештә, республика территориясенә йогышлы авыруларның үтеп керүен һәм һәм аларның таралуын булдырмас өчен ветеринария контроле көчәйтелде.

Авыл хуҗалыгында куелган максатларны хәл итү өчен төп капиталга инвестицияләрнең физик күләмен 4%ка арттыру күздә тотыла.

4 терлекчелек комплексын модернизацияләү белән бергә, техника паркын яңарту эшен дәвам итү дә планлаштырыла. Агымдагы елда техниканы яңартуга төбәк бюджетыннан 1,7 млрд. сум күләмендә дәүләт ярдәме бүлеп бирелгән, бу кимендә 2000 берәмлек техника паркын яңартырга мөмкинлек бирәчәк. Бүгенге көндә чәчүлекләрне берничә мәртәбә эшкәртүгә тоткарлык тудыра торган фактор - сиптергечләр белән тәэмин ителеш тиешенчә булмау.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә үзйөрешле сиптергечләр хакыннан 50%ын субсидияләү программасын 1 агрегатка 4 млн.сумга кадәр субсидия лимиты белән килештергән өчен рәхмәт белдерде. “Хуҗалыклар җитәкчеләреннән бу мөмкинлектән файдалануларын сорыйм, - диде министр. - Кыр эшләрен башкаруның нәтиҗәлелеген арттыру һәм ресурсларны саклау өчен техниканы навигацияләү, чәчүне һәм ягулык чыгымын контрольдә тоту буенча спутник системалары белән тәэмин итү бурычын куябыз. Комбайннар паркын яңарту - мөһим мәсьәлә, 1 комбайнга уртача йөкләнеш 500 гектар, аннан берничә тапкыр артып киткән хуҗалыклар да бар”.

Марат Җәббаров сүзләренә караганда, республика буенча 3100 комбайн бар, бу, әлбәттә, җитәрлек түгел, шуңа күрә хәзердән үк йөкләнешне исәпләргә һәм механикалаштырылган отрядларны җәлеп итү буенча эш алып барырга кирәк.

 

Тр авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте

 

Фото: ТР авыл хуҗалыгы министрлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса