Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Әлмәт районында уҗымнар тикшерелде

Әлмәт районында 2021 ел уңышы өчен 18 мең гектарда  көзге бөртекле культуралар чәчелгән.

Кышлату шартларына күп факторлар йогынты ясый, аларның берсе – кар катламының калынлыгы.

Әгәр декабрь ахырында ук көзге культуралар 12-15 см кар катламы белән капланган булса, гыйнвар аенда күпләп кар явып киткәннән соң ук Татарстанның көньяк-көнчыгышында кар калынлыгы 30-50 смга кадәр арткан.

Туфрактагы туңның тирәнлеге 50-100 см тәшкил итә.

Декабрь ахырында «Россельхозцентр»ның Татарстандагы филиалы Әлмәт район бүлеге белгечләре чәчүлек җирләрне карадылар. Көзге культуралар чәчелгән урыннарда туфракның минималь температурасы -3,2°С булган, бу көзге культуралар өчен куркыныч түгел.

«Россельхозцентр»ның Татарстан Республикасы филиалы Әлмәт район бүлегенең әйдәп баручы агрономы Линар Шәйхетдинов билгеләп үткәнчә, көзге культураларның исән калуы үсемлекләрдәге шикәр күләменә дә бәйле.

«Кышкы чорда үсемлекләр өчен иң кулай шикәр күләме 25% һәм аннан да күбрәк санала. Көзге культуралар үскән саен алардагы шикәр микъдары кими һәм алар салкынга ныграк бирешә”,- диде ул.

Ноябрьдә үсемлекләрдә шикәр күләме 33%, ә декабрьдә 27,5% булган.

Әлмәт районы басуларындагы көзге бөртекле культуралар кар астында үзләрен яхшы хис итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса