Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Әлмәтле Татарстанның иң яхшы комбайнчылары арасында

Конкурста барлыгы 1436 кеше катнашкан.

Августта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгы тарафыннан «Иң яхшы комбайнчы-2020» республика конкурсы игълан ителгән иде. Ул ел саен комбайнчы һөнәренең абруен күтәрү һәм популярлаштыру максатыннан үткәрелә.

Быел министрлыкның конкурс комиссиясе иң күп күләмдә һәм иң күп мәйданда ашлык суктыру күрсәткечләре буенча республика һәм район дәрәҗәләрендә 200 җиңүчене билгеләгән.

Алар арасында Әлмәт комбайнчысы Владимир Надеев та бар. Ул КЗС-812 комбайнында 34 көндә 1386 тонна бөртекле культуралар суктырган.

Җиңүчеләр барысы да акчалата бүләк алачак.

«Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы комбайнчысы» конкурсында җиңүчеләрнең тулы исемлеген сылтама буенча карарга мөмкин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса