Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Тимур Нагуманов: "Районда сабан культураларын чәчү 19 % тәшкил итә"

Быел авыл хезмәтчәннәре язгы кыр эшләренә башка елларга караганда иртәрәк чыкты. Туры эфир барышында бүген бу темага район башлыгы аерым тукталды.

"Һава торышына бәйле кырларда эшләр тукталды. Районда сабан культураларын чәчү 19 % тәшкил итә. Явып үткән яңгырлар зыянга булмады, ул кирәк иде. Дүшәмбе, сишәмбе көннәрендә кабат чәчүгә төшүне ниятлибез", - диде Тимур Нагуманов.

Туры эфир барышында "Карабодай чәчелдеме әле?" дигән сорау юлладылар. Җавап итеп башлык солы белән арпа гына чәчелүен әйтте. Алар салкыннарга бирешмәүче культура саналалар. Авыл хезмәтчәннәре карабодайны соңрак чәчә башлаячак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса