Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

Әлмәттә «Алтын алмалар турында әкият» паблик-арт программасының яңа этабы башлана

Яңа сәнгать әсәрләрен ясаудан һәм велосипед маршрутындагы объектлар булдырудан тыш, һәр 22 июньнән 23 сентябрьгә кадәр ял көннәрендә программа кысаларында «Минем шәһәр, минем урам» мәдәни- күңел ачу вакыйгалар сериясе оештырылачак.

«Минем шәһәр, минем урам» Әлмәт халкын шәһәрнең йөзен үзгәртүдә катнашырга чакыра. Башка илләрдән килгән танылган рәссамнар Җиңел мавыктыргыч формада урам сәнгате һәм паблик-арт практикасы ярдәмендә шәһәр киңлеген яхшырту юлларын күрсәтәчәкләр. 22 сентябрьдән 22 сентябрьгә кадәр Әлмәттә Испаниядән, Аргентинадан һәм Россиянең танылган рәссамнары белән воркшоплар, сәнгать тарихы, борынгы кулъязмалар һәм антропология буенча экспертлар белән очрашулар, шулай ук әлмәтлеләр яратып өлгергән Екатеринбург рәссамы Наталья Пастухова белән мастер-класслар, каллиграфия, граффити һәм брейк данс буенча кызыклы дәресләр оештырыларчак.

 

Барлык чараларда бушлай керү өчен алдан теркәлү сорала.

 

Исегезгә төшерәбез, «Алтын алмалар турында әкиятләр» программасы «Татнефть» АҖ инициативасы белән стрит-арт тикшеренүләр институты (Санкт-Петербург) белән берлектә тормышка ашырыла.

Программада:

22 июнь көнне 14:00 сәгатьтә « С.Л.У.Х команда»сы белән комикслар герое бул!

Бу көнне мастер-класста катнашучылар ике төркемгә бүленеп, комикс ясарга өйрәнәчәкләр.

Очрашу урыны - яшьләр үзәге.

23 июнь көнне 14:00 сәгатьтә ишетү сәләтенә зыян килгән кешеләр өчен 17-2018 елларда Әлмәттә «Алтын алмалар турында әкиятләр» паблик-арт программасының иҗат әсәрләре буенча  велоэкскурси. 

Очрашу урыны - яшьләр үзәге.

18:00 сәгатьтә  ишетү сәләтенә зыян килгән кешеләр турында «Ишет мине» документаль фильм күрсәтеләчәк. Фикер алышу да булачак.

Очрашу урыны -  шәһәр пляжы.

Фото:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса