Әлмәт таңнары

Әлмәт мәдәният учреждениеләренең туры эфирлары графигы

Әлмәт районында мәдәният учреждениеләре үзләренең Инстаграм аккаунтларында туры эфирлар оештыруны дәвам итә.

Бүген 14.00 сәгатьтә - @almetbiblio - "Күңел өчен тавык шулпасы" дигән балалары белән әти-әниләре өчен гаилә белән укулар уздыра.

20.00 сәгатьтә @almetbiblio - 1-4 нче сыйныф укучылары өчен "Библиокич" әдәбият укулары оештыра.

Реклама

31 мартта 14.00 сәгатьтә @almetbiblio китап сөючеләр өчен  "Карантинда нәрсә белән шөгыльләнергә?" дигән бушлай курслар һәм сайтларны барлаячак.

16.00 сәгатьтә @dkneftche талантлы музыкант һәм башкаручы, композитор һәм аранжировка остасы Владимир Федоров белән туры эфир көтелә.

17.00 сәгатьтә @almetbiblio уң як ярымшар белән рәсем ясау буенча "Бөтен гаилә өчен кичке мастер-класс" уздыра.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: