Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

Әлмәттә кая барырга: бу атнада шәһәр паркында узачак чаралар афишасы

Концертлар һәм чаралар 27 июльдән 31 июльгә кадәр узачак.


Бу атнада Әлмәт шәһәр паркында төрле концертлар, күңел ачу чаралары, шулай ук ярышлар узачак, дип хәбәр итә шәһәр паркы.

27 июльдә 13.00 сәгатьтә Русьне чукындыру көненә багышланган "Рус православие" чарасы узачак.

28 июльдә 14.30 сәгатьтә спорт ориентлашуы буенча ярышлар узачак.

29 июль көнне 15.00 сәгатьтә балалар, яшүсмерләр клублары арасында "Балачакта әкиятләр җанлана" дигән әдәби квест-уен узачак. 19.00 сәгатьтә "Биюле жомга" була.

30 июльдә 15.00 сәгатьтә "Уйнагыз, гармуннар!". 19.00 сәгатьтә шәһәр халкы һәм кунаклары өчен ТР Мәдәният министрлыгының популяр артистлары, шулай ук ТРның беренче пародисткасы Алсу Фаракшина чыгыш ясаячак.


31 июльдә 13.00 сәгатьтә балалар өчен «Күңелле каникуллар» спорт-уен программасы, 14.00 сәгатьтә Балалар иҗат коллективлары концерты, шулай ук курчак театры булачак. 17.00 сәгатьтә «Ретро» ВИА чыгыш ясаячак, 19.00 сәгатьтә Татарстан Республикасының атказанган артисткасы Гөлнара Тимерҗанова чыгышы булачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса