Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

Әлмәтлеләрне һәм шәһәр кунакларын "Шәһәрнең мәдәни мохите"нә чакыралар

Программа шәһәрнең җиде мәйданчыгында узачак.

Әлмәтлеләрне һәм шәһәр кунакларын «Шәһәрнең мәдәни мохите»на чакыралар. Программа 18.00-20.00 сәгатьләрдә  шәһәрнең җиде мәйданчыгында узачак. Бу хакта «Татнефть» компаниясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

8 июльдә драма театры артындагы фонтан мәйданында Әлмәт музыка көллияте студентлары чыгышы булачак. «Каракүз» скверында Санкт-Петербургтан гитарачы Евгений Красных чыгыш ясаячак. «Яшьлек» скверында «Дөнья халыклары биюләре»дигән мастер-класс узачак. «Шарлавыклы буалар» скверында Мәскәүдән Дмитрий Ларичев чыгышы булачак. "Студентлар" скверында шәһәрлеләр өчен Евгений һәм Виктория Макитрук чыгыш ясаячак. "Сәламәтлек" паркында балалар өчен анимацион программа үткәрәчәкләр.

9 июльдә театр артындагы фонтан мәйданында Санкт-Петербургтан гитарачы Евгений Красных чыгыш ясаячак. «Каракүз» скверында Мәскәүдән Дмитрий Ларичев чыгышы булачак. «Яшьлек» скверында балалар өчен анимацион программа оештырылачак. «Шарлавыклы буалар» скверында Әлмәт музыка көллияте студентлары чыгышы булачак. «Студентлар» скверында Түбән Кама һәм Актүбә бистәсеннән «Галәм ритмы» чыгыш ясаячак. "Сәламәтлек" паркында балалар өчен анимацион программа үткәрәчәкләр. "Түбән Мактама" мәдәният йорты каршындагы мәйданда шәһәр халкы һәм кунаклары өчен Рамил Шафиков төркем белән чыгыш ясаячак.

0+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса