Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

Әлмәтлеләрне бушлай экскурсияләргә чакыралар

Шимбә көнне татарча экскурсия узачак.

Әлмәт халкы һәм кунаклары өчен бу ял көннәрендә 3 экскурсия узачак. Бу хакта проектны оештыручылар хәбәр итә. Шимбә көнне, 4 декабрьдә, гид татар алфавиты хәрефләре аша милли гореф-гадәтләр һәм мәдәният белән таныштырачак. Экскурсия "5 чайник" муралы янында, Бигәш ур., 123 йорт, 11.00 сәгатьтә башлана. Шимбә көнне, 4 декабрьдә, 12.00 сәгатьттә татар телендә сәяхәт була. Гид индустриаль сквер төзелеше турында сөйләячәк, аның территориясендә нинди үзгәрешләр булганын һәм планлаштырылганын күрсәтәчәк. Маршрут буалар каскадасы буенча узачак. Очрашу урыны Ленин ур., 32 буенча урнашкан скульптура янында узачак.

Якшәмбе көнне, 5 декабрьдә, экскурсиядә катнашучыларга "Бу искиткеч урманда" скульптурасы турында сөйләячәкләр. Маршрут «Бу гаҗәеп урманда» скульптурасы янында, Ленин ур., 32  11.00 сәгатьтә башлана. Экскурсия "Бәхетле бул" муралы янында тәмамланачак. Бер экскурсия өчен вакыт-45 минуттан артык түгел. Алдан теркәлү кирәк. Экскурсия вакытында битлек режимын һәм дистанцияне саклау мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса