Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

Әлмәттә 9 майны бәйрәм итү программасы билгеле булды

Әлмәт районында 1274 ветеран яши, шуларның 46сы - Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидлар.

Соңгы 2,5 елда 745 ветеран вафат булды. Бу хакта Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагумановның турыдан-туры эфирында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Лаптева хәбәр итте.

 

Ел дәвамында Әлмәт районында ветераннарны шәһәр җитәкчелеге һәм ветераннар советы катнашында хөрмәтлиләр, һәм 9 Май алдыннан барлык ветераннарга РФ һәм ТР Президентлары исеменнән котлау открыткалары тапшырачаклар. Бүгенге көндә ветераннарның аерым категорияләренә 1 майга кадәр ТР Президентыннан 342 бүләк җыелмасы тапшырылачак.

Шулай ук барлык ветераннар да хакимияттән һәм спонсорлардан май аеның беренче декадасында котлау җыелмалары белән тәэмин ителәчәк. Барлык чаралар да чикләү чараларын һәм битлек режимын үтәп узачак.

 

9 Майны бәйрәм итүнең төп чаралары «Татнефть» һәм район башкарма комитеты ярдәме белән узачак.

Бер урында күп кеше җыймау максатыннан бәйрәм чаралары Ленин мәйданыннан алып Яшьләр үзәгенә кадәр 10.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр оештырылачак.

 

Башкарма комитет карары белән 9 майга юлларны ябу схемасы расланды: 8.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр Ленин урамы буенча Төзүчеләр проспектыннан Тукай проспектына кадәр, Гагарин урамыннан Белоглазов урамына кадәр һәм Тимирязев урамыннан алып Җәлил урамына кадәр транспорт хәрәкәте чикләнәчәк.

 

10.00 сәгатьтә «Мәңгелек ут» мемориаль комплексына предприятиеләр өчен билгеләнгән график буенча чәчәкләр салу башланачак.

Драма театры каршындагы мәйданда «Җиңүле май»мәктәп фестивале узачак. Конкурска 400 номер тәкъдим ителгән иде, алар арасыннан 249 номер «Нәфис сүз», «Вокал», «Хореография» номинацияләрендә сайлап алынды.

Балалар коллективлары билгеле график буенча чыгыш ясаячак. Быел парад - балалар өчен строй әзерлеге смотр-конкурсы узмаячак.

 

24 июнь — Үлемсез полк үткәрүнең якынча көне.

Әлмәттә яшәүчеләр онлайн “Үлемсез полк” акциясендә катнаша ала 2021.polkrf.ru

 

20 апрельдән 7 майга кадәр сайтта гаризалар кабул ителә.

15.00 сәгатьтә Җиңү әләме йөреше узачак, ул Әлмәт политехника көллияте студентлары һәм «Нефтьче» мәдәният йорты мәйданыннан яшьләр комитеты волонтерлары арасыннан мактаулы каравыл ротасы белән озатылачак.

 

Ленин мәйданында (Үзәк) 40 нчы еллар стилендә гастрономия фестивале узачак.

Драма театрыннан уңнан һәм сулдан экраннар белән ике зур булмаган сәхнә урнаштырылачак, һәм 10.00 сәгатьтә Кызыл мәйданнан трансляция планлаштырыла. Трибуналар куелмый.

 

Җәлил урамыннан Ленин урамына кадәр җәмәгать киңлегендә һөнәрчеләр ярминкәсе, туган якны өйрәнү музее һәм галереяның тематик күргәзмәләре, яшьләр үзәге яныннан ретро-автомобильләр күргәзмәсе, «8 миль» клубының хәрби техника паркы һәм хәрби-патриотик оешмалар урнашачак, шунда ук кыр боткасын татып карарга мөмкин булачак.

 

Картинг-клуб территориясендә 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр «Фронт боткасы» акциясе, дегустация, балалар программасы һәм автомобильләр күргәзмәсе узачак.

18.55 сәгатьтә әлмәтлеләрне Ленин мәйданына чакыралар, анда бер минут тынлык булачак.

 

Әлмәттә бәйрәм салюты 22.00 сәгатьтә Әлмәт татар драма театры каршындагы мәйданда булачак.

Шулай ук фронт бригадалары май аеның беренче декадасында ветераннарны котлаячак.  

 

Җәмәгать транспорты бу көнне үз маршрутын һәм автобусларын үзгәртәчәк, троллейбуслар Фәхретдин, Шевченко һәм Заслонов урамнарыннан узачак.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса