Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

Әлмәттә Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган бәйрәм чаралары узачак

26 апрельдә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тула.

Татарстан республикасында Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы һәм туган тел көне кысаларында бу көнне тематик бәйрәм чаралары узачак.

Г. Тукай һәйкәле янында 11.00 сәгатьтә “Яз.Тукай.Шигърият” бәйрәм чарасы узачак.

12.30 сәгатьтә шәһәр паркының «Ассоль» кафесында шәһәрнең иҗат интеллигенциясе белән түгәрәк өстәл уздыру планлаштырыла.

Шулай ук шәһәр җәмәгать транспортында 12.00 сәгатьтә «Шагыйрь сүзе» проекты узачак, анда Әлмәт татар дәүләт драма театры артистлары башкаруында шагыйрьнең шигырьләре яңгыраячак.

Шәһәребезнең барлык халкы һәм кунаклары татар ретро җырларын бу көнне 11.00 сәгатьтә Ленин урамында тыңлый алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса