Әлмәт таңнары

Кремль чыршысы телевизион форматта үтәчәк

Кремль чыршысы — 1963 елдан бирле Кремль Дәүләт сараенда уздырыла торган илнең төп Яңа ел бәйрәме. Аны тамаша кылырга россиялеләр генә түгел, БДБ илләрендә яшәүчеләр дә килә. 

«Бишенче ел фасылы яки Яңа елны кем уйлап чыгарган?» Яңа ел спектаклен 31 декабрьдә 18:00 сәгатьтә «Карусель» телеканалында күрсәтеләчәк. Бу хакта каналның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мюзикл Кремль Дәүләт сәхнәсендә узачак. «Әкиятнең төп геройлары — Бәйрәм Традицияләрен Саклаучы һәм Гаджет — Яңа ел серләрен ачачак, төрле илләрдә аны бәйрәм итү мәдәнияте белән таныштырачак һәм бишенче ел фасылы турында барысын да беләчәк. Спектакль персонажлары „Времялет“ ярдәмендә Политехника музеена, Борынгы Римга, Италиягә, Яңарыш чорына һәм Петр Россиясенә мавыктыргыч сәяхәт оештырачак», — диелә хәбәрдә.

Реклама

Чарада Мәскәү театры һәм кино артистлары, акробатика буенча Россия җыелма командасы, спорт рок-н-роллы буенча дөнья һәм Европа чемпионнары катнашачак.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: