Тормыш - яшәеш

Үз-үзенә кул салучылар тагын да артачак?!

Ел да 10 сентябрь көнне бөтен дөньяда үз-үзен үтерүчеләрне булдырмау көнен билгеләп узалар.

Статистикага күз салсак, елына 1 миллион кеше мордар китә. Ә белгечләр 2020 елга андый үлемнәр саны берьярымга артачак дип белдерә. Россия мордар китүчеләр саны буенча дөньяда 14 нче урында тора. Греция, Италия, Гватемала кебек илләрдә үзләренә кул салучылар бөтенләй юк диярлек. Мисырда исә андыйлар саны иң азы санала.

2011 елга Советлар Союзы таркалгач, якынча 1 миллион россияле үз-үзенә кул салган. Гадәттә кул салучылар 40-49 яшьтә була. Ир-атлар үз теләкләре белән хатын-кызларга караганда ешрак китә.

Гадәттә кешеләр хөкем карарыннан куркып үз-үзенә кул сала. Акча югалту, күңел төшенкелеге, авырулар да моңа сәбәп булып тора. Ә иң куркынычы балалар арасындагы үлемнәр. 2014 елда Татарстанда 23 бала үз-үзенә кул салган. Моннан тыш мордар китәргә маташучылар саны да ел да арта бара.