Яшел Үзән кызы 13 яшьлек Альбина Арифуллина 20 ноябрь көне кичке дүртләр тирәсендә өеннән чыгып киткән һәм кире әйләнеп кайтмаган. Кызның кайда булуы бүгенге көнгә кадәр билгесез.
Альбина 2000 елның 7 августында туган. Буе - 150-155 сантиметр, ябык, чәчләре көрәнсу, чәч очлары зәңгәргә буялган, аяк киеме үлчәме - 37-38, маңгаенда бер сантиметр чамасы җөй эзе бар. Өеннән чыгып киткәндә озын кара куртка, зәңгәрсу джинс чалбар һәм күтәртелгән табанлы беж сапоги кигән булган. Кызның телефоны - көрән корпуслы LG-S310. Альбина хакында белүчеләрне (8-84371) 4-43-75; 4-47-09; 4-35-22; 02 номерларына шалтыратуларын сорыйлар.
Фото zpravda.ru сайтыннан алынды