Якын арада Әлмәттә эссе булачак дип өздереп кенә әйтеп булмый.
Иртәгә Әлмәттә +30 градус җылы булачак. Әмма бу озакка түгел. Инде шимбә көнне һава тагын бозылачак. Яңгыр көтелә. 11 июль көнне районда + 25 градустан артмаячак.
Киләсе атнага да һава торышы бу атнадагы кебек сакланачак. Урыны белән яңгырлар явачак. Температура +22 градустан артмаячак.