Реклама
Сәүдә үзәкләренең берсендә ике егетнең бик тиз генә һәм бушлай киенеп чыгу нияте тормышка ашмый калган - "кайнар эз" буенча ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан каракларның берсе тоткарланган.
Кибет хезмәткәрләре сүзләренчә, киеп карау бүлмәсендә ярты сәгать чамасы футболка кию белән мәшгуль егетләр сатучыларда шик уята, баксаң, алар киемнән урлауга каршы магнитны алу белән шөгыльләнгән икән. Тоткарланган 23 яшьлек егет элек тә машина урлаганы һәм башка караклыгы өчен хөкем ителгән булган. Хәзерге вакытта җинаятьне кылуда катнашкан икенче егетнең кайдалыгын ачыклау бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы