Районда күпбалалы гаиләдән биш баланы алганнар. Аналары балаларны тиешенчә карамаган.
26 яшьлек ана көне-төне исереп яткан. Аның 5 баласы чисталык булмаган йортта яшәгән. Ашарларына гомумән булмаган. Барлык балаларда анемия, икесендә рахит һәм ике өлкәне туберкулез белән авырган.
3 яшьлек малае туганда ук йөрәк өянәге белән туган. Аңа кыйммәтле дәвалану курсы узарга кирәк.
Хәзер балаларны ул анадан алганнар. Икесе Казанда, ике баласы Әлмәт сырхауханәсендә ята. Ана кешенең сабыйларны бик еш кыйнавы да билгеле булган. Аңа карата җинаять эше ачмакчылар.