Казанда 35 кеше янгын чыккан җәмәгать мунчасыннан эвакуацияләнгән
Янгын көннең беренче яртысында чыккан
Бүген Казанда Товарищеская урамы, 27 адресы буенча урнашкан 12 нче номерлы җәмәгать мунчасында, янгын чыгу сәбәпле, 35 кеше, шул исәптән, мунча хезмәткәрләре эвакуацияләнгән.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин хәбәр иткәнчә, һәлакәт урынына янгын сүндерүчеләр килгән. Коткаручылар килгәндә, мунчадагы кешеләр һәм хезмәткәрләр бинадан эвакуацияләнгән булган.
Янгын бинаның чормасында чыккан, аның мәйданы 10 кв.м тәшкил иткән. Сәгать 11.58 янгын туктатылган, хәзерге вакытта сүндерелгән, дип хәбәр итә "Татар-информ".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа