Бөгелмәдә бер фатирда дүрт кеше газ белән агуланып үлгән
Хәзерге вакытта фаҗиганең барлык нечкәлекләре тикшерелә.
Бүген, 18 нче декабрь көнне, Бөгелмә шәһәренең 14 Павших урамы буенча йорт фатирларының берсендә дүрт мәет табыла. 39 яшьлек ир-ат, аның 37 яшьлек тормыш иптәше, 8 яшьлек кызы һәм хатынының 57 яшьлек анасы газ белән агулану нәтиҗәендә вафат булган дип фаразлана. Әлеге факт буенча РФ Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү органнары тарафыннан башлангыч тикшерү үткәрелә.
Гәүдәләргә, зыян күрүчеләрнең кызы чакыруы нәтиҗәсендә килгән ашыгыч хезмәт вәкилләре тап булган. Хәзерге вакытта фаҗиганең барлык нечкәлекләре тикшерелә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк, дип хәбәр итә "Татар-информ"
Фото:epochtimes.ru.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа