Башкалар кебек үк Айрат Хәйруллин да Динә Гарипова һәм Тимати концертына чакыру беләзеге алды.
- Мин Әлмәтнең һәм Татарстанның киләчәге өчен тавыш бирдем.
Безнең өчен бүгенге көн зур бәйрәм ул. Әлмәт халкы бүген үз сайлау участокларына зур теләк белән килеп, үзләре уйлаган кешеләр һәм партияләр өчен тавыш бирерләр дип өметләнәм , - диде Айрат Хәйруллин журналистларга.