Урманда югалган әлмәтлене коткаручылар тапкан
Әлмәт районында коткаручылар урманда югалган егетне тапканнар.
Урманда югалган әлмәтлене коткаручылар тапкан
Әлмәт районында коткаручылар урманда югалган егетне тапканнар. Бу хакта ТР гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә.
22 яшьлек егетнең югалуы турындагы хәбәр ашыгыч хезмәтләрнең 112 номерына кергән. Егет Урсалыдан чыккач
адаша. Ике сәгать эзләгәннән соң аны күреп алалар һәм Яңа Кәшер авылына исән-имин алып кайталар. Егеткә медицина ярдәме кирәк булмаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia