Өйрәтәләр мәктәпләрдә... мәктәпләрдәме?
Сентябрьдә син дә бер, мин дә бер дисәләр дә, шулай микән? Бер үк түгел инде дә, шулай да бер булырга тырышып азапланалар, ата-аналар. Чөнки БДИ бирәселәре бар.
Менә инде ничә ел Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама кебек шәһәрләр белән бер рәттән Әлмәт шәһәре һәм районында да мәктәпләрдә укытучылар җитми. Һәм алар аз түгел – 127 вакансия урыны. Алар нигездә «фәннәр патшасы» – математика, «великий. могучий» урыс теле, чит тел, башлангыч сыйныф укытучылары. Шуңа да карамастан безнең район БДИ күрсәткечләре буенча Россия күрсәткеченнән дә югарырак. Бик тә куанычлы һәм исләр китмәле гаҗәп хәл. Димәк, БДИны югары баллга бирү өчен мәктәпләрдә ул фән укытучылары җитү мәҗбүри түгел. Ягъни ул фәннәрне кемдер, кайдандыр килеп-китеп укытса да, бу хәлдән чыгарга мөмкин.
Чөнки берәүгә дә сер түгел, БДИ бирергә әзерләнү өчен укучыларның күбесе репетиторга йөри. Аны инде берәр ел алдан сөйләшеп, килешеп куялар. Чөнки чират. Укытучылар үзләре үк уку елы башыннан «репетитор эзләгез, алайса БДИны бирә алмыйсыз» дип әти-әниләрне кисәтеп куялар. Монда бер нәрсә аңлашылып бетми: БДИ бирерлек материалны үзләштерү өчен мәктәп программасында сәгатьләр саны җитмиме, әллә имтиханда укыту программаларында булмаганны таләп итәләрме? Кызык та, кызганыч та.
Ә репетиторларның бәясе арзан түгел. Якынча: рус теленнән, математикадан 1 сәгате – 1000 сум онлайн, өйдә – 1500 сум, физика – 1800-2000 – онлайн, җәмгыять белеме – 1000 сум. Әти-әни исә балам ким-хур булмасын дип тырыша. Без бит байлар шәһәре. Әти-әниләр байлар. Димәк, башка төбәкләрдә әти-әниләрнең алай репетиторга йөртерлек мөмкинлекләре, безнекеләр белән чагыштырганда, азрак. Авыл җирлекләреннән репетиторга йөртү уңайсыз инде дә... Хәер, бөтен кешегә вузга керергә димәгән бит. Эшче көчләр дә бик кирәк. Син дә мулла, мин дә мулла булсак, атка печән салучы калмавы мөмкин.
Бәлки безнең район күрсәткече шуңа Россиянекеннән дә узып киткәндер. Начар түгел бит. Бер яктан бу безнең укыту эшчәнлеген югары бәяләсә, икенче яктан кесә калынлыгына бер дәлил. 127 түгел, 227 җитмәве дә безгә куркыныч түгел. Репетиторлар исән булсын да, әти-әниләр эшләп торсыннар. Һава торышын сөйләүче бабаң әйткәндәй, «Знай наших!» дияргә генә кала.
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia