Эсседән ничек сакланырга
Быел май ае эссе көннәргә аеруча бай булды. Җылыга, кояшка сусаган әлмәтлеләр рәхәтләнеп кояшта кызына, табигатькә чыгып ял итә башладылар.
Быел май ае эссе көннәргә аеруча бай булды. Җылыга, кояшка сусаган әлмәтлеләр рәхәтләнеп кояшта кызына, табигатькә чыгып ял итә башладылар. Әмма чамадан тыш эсселек кеше организмына начар йогынты ясавын да истән чыгарырга ярамый. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте ачык җирлектә һәм бина эчендәге эссе һаваның кешеләрнең, беренче чиратта өлкәннәрнең һәм балаларның сәламәтлегенә тискәре йогынты ясарга мөмкинлеге турында искәртә. Бу хроник авыруларның кискенләшүенә китерә, ә кайбер очракларда сәламәтлекнең кискен рәвештә начарлануына сәбәп булырга мөмкин. Моны булдырмас өчен кайбер гади, әмма нәтиҗәле профилактик чараларны үтәү зарур.
1. Кояш астында озак йөрмәгез. Урамга чыкканда ачык төстәге, табигый тукымалардан тегелгән җиңел кием кияргә киңәш ителә, урамда баш киеменнән (җәйге эшләпә, панама, яулык һ.б.), кояштан саклаучы күзлек, зонтиклардан файдаланырга кирәк.
4. Эссе һавада энергиягә ихтыяҗ кими, шуңа күрә җәй көне организмга калорияле азык кирәк. Кызу чорда майлы ризыктан баш тартырга, ә ит куллануны минимумга җиткерү сорала. Ысланган, кыздырылган, тиз бозыла торган азык-төлек продуктлары санын киметүне күздә тотарга кирәк.
5. Чәй, минераль су, морс, әче сөтле эчемлекләр, коры җиләк-җимеш компотлары, витаминлы эчемлекләр кулланырга киңәш ителә. Шикәр микъдары югары булган газлы эчемлекләр һәм сыеклыклар, энергетика һәм алкогольле эчемлекләр кулланмаска кирәк. Тәүлегенә 1,5 литр сыеклык эчү яхшы була.
6. Эссе көннәрдә сәфәргә чыгуны киметү яхшырак, аны кояш артык кыздырмаган вакытка - иртәнге якка яки кичкә планлаштыру яхшы.
7. Көннең иң кызу сәгатьләре - 12.00дән 16.00 сәгать аралыгында, кояш астында эшләргә тырышмаска киңәш ителә.
8. Душ астында ешрак юынырга кирәк. Стресслардан да сакланыйк. Кызу көннәрдә юк-барга кызып китү кан басымы күтәрелүгә китерә, йөрәк тибешен арттыра.
Эсседә үзегезне начар хис итсәгез, башыгыз әйләнсә, хәлсезләнсәгез, мөмкин кадәр тизрәк салкынча урынга күчегез, тән температурасын үлчәгез, су эчегез. Хәлегез җиңеләймәсә, тизрәк табибка мөрәҗәгать итегез.
Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибар күрсәтик, авыруларга, өлкәннәргә ярдәм итәргә тырышыйк. Сау-сәламәт булыйк.
Резеда Исмәгыйлева әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia