Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә вакансияләр ярминкәсе узачак

Анда һәркем катнаша ала.

14,15 апрельдә 09.00 сәгатьтә Әлмәт шәһәренең "Россия эше" кадрлар үзәге барлык теләүчеләр өчен вакансияләр ярминкәсе үткәрә.

Кунакларга түбәндәге вакансияләр тәкъдим ителәчәк: реклама буенча менеджер, бухгалтер, икътисадчы, шофер, слесарь-ремонтчы, авария-тергезү эшләре слесаре, администратор, бәйләүче, азык-төлек сәнәгате инженер-технологы, сәүдә агенты, сату буенча менеджер, юрист, программист, инженер-программист һ. б.

Кунаклар шәһәр предприятиеләрендә һәм оешмаларында буш эш урыннары һәм вакантлы вазифалар турында мәгълүмат ала, ярминкәдә катнашучы предприятиеләрнең кадрлар хезмәтләре вәкилләре белән очраша, шулай ук хезмәт һәм мәшгульлек турындагы законнар мәсьәләләре буенча консультацияләр ала алачак. Шулай ук эш эзләүчеләрнең мәшгульлек хезмәте күрсәткән хезмәтләр турында белү мөмкинлеге булачак.

Адресы: Герцен урамы, 86 а, каб.317 (3 нче кат)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса