ТР прокуроры урынбасары Әлмәттә һәм Түбән Камада төзәтү колонияләрендә булды
Хөкем ителүчеләрдән шикаятьләр килмәгән.
ТР прокуроры урынбасары Илнур Ибраһимов кичә Әлмәттә ИК-8 һәм Түбән Камада ИК-4 эшчәнлеген тикшерде, дип хәбәр итә ТР прокуратурасы матбугат хезмәте.
Илнур Ибраһимов хезмәткәрләрнең һәм хөкем ителүчеләрнең санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәүләренә, хөкем ителгәннәрнең хезмәтен саклау һәм түләүгә, шулай ук хөкем ителүчеләр белән тәрбия эшен оештыру һәм режим үтәү мәсьәләләренә аерым игътибар бирде.
Хөкем ителүчеләрдән шикаятьләр килмәгән.
Фото: ТР прокуратурасы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа