Гаризаларны санга сукмаган өчен «ЖЭУ-3» штрафка тартылган
Хәзер оешмага гражданнарның заявкалары белән эшне җайга салырга кирәк.
Гаризаларны санга сукмаган өчен «ЖЭУ-3» штрафка тартылган
Әлмәттә «ЖЭУ-3» идарәче компаниясенә, М.Җәлил урамы, 25 нче йортта яшәүче шикаятеннән соң, 25 мең сум штраф салынды. Инспекторлар ачыклаганча, компания тәрәзә төбен һәм баскычны ремонтлау, шулай ук сирень ботакларын кисү буенча заявкаларны игътибарсыз калдырган.
Тикшерү күрсәткәнчә, яшәүчеләрнең мөрәҗәгатьләре журналга язылган булган, ләкин диспетчер алар белән тиешле 30 минут эчендә элемтәгә кермәгән. Моннан тыш, компаниядә бу эшләрнең үтәлешен раслый торган бернинди документлар да булмаган.
Нәтиҗәдә, идарәче компания директорын административ җаваплылыкка тартканнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia