2021 елның беренче яртысында коммуналь хезмәтләр өчен түләү күләме билгеле булды
Индексларның РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 30 октябрендәге 2827-р номерлы күрсәтмәсе белән билгеләнгәнлеген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Документ нигезендә киләсе елның беренче яртыеллыгында Россия төбәкләрендә гражданнарның коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрен арттыру көтелми. Ә икенче яртыеллыкта исә коммуналь түләүләр күләме үзгәрәчәк, әмма билгеләнгән дәрәҗәдән югарырак булмаячак.
Мәсәлән, Татарстанда 2021 елның 1 июленнән коммуналь хезмәтләр өчен гражданнар тарафыннан түләүләр күләмен үзгәртүнең уртача индексы 4,4 процент тәшкил итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа