Әлмәт эшкуары яшүсмергә алкоголь саткан өчен 50 мең сум штраф алган
Җинаять һәм җәза

Әлмәт эшкуары яшүсмергә алкоголь саткан өчен 50 мең сум штраф алган

Эш буенча материалларны ТР дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына тапшырдылар.

 Әлмәттә эшмәкәргә балигъ булмаганнарга алкоголь саткан өчен 50 000 сум штраф салынды. Бу хакта ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хәбәр итте.

Әлмәт районы буенча эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре җирле кибеттә хокук бозуны теркәгәннәр. Анда балигъ булмаган кешегә алкоголь продукциясен сатканнар. Закон буенча мондый гамәлләр административ җаваплылыкка тарта.

Нәтиҗәдә шәхси эшмәкәр җаваплылыкка тартылган һәм штраф түләргә тиеш булган.