20 сентябрьдә «ТНВ» телеканалында иртәнге 8 дән кичкә кадәр дәвам итәчәк зур сайлау телемарафоны старт ала. Тамашачыларны үрнәк гаиләләр белән очрашулар, кызыклы сөйләшүләр һәм iPhone 17 смартфоннары, шулай ук Sollers ST8 автомобиле кебек зур бүләкләр көтә.
20 сентябрьдә «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында, шулай ук ТНВның «ВКонтакте» челтәрендәге рәсми бергәлегендә 14 сәгатьлек «Бөтен гаилә белән сайлауларга!» исемле махсус телемарафон трансляцияләнәчәк.
Тапшыру иртәнге сәгать 8:00 дән башланып, кичкә кадәр сузыла. Студиягә Татарстанның танылган һәм үрнәкле гаиләләре, хезмәт династияләре вәкилләре, шулай ук яшь парлар һәм озак еллар бергә яшәп, тигезлектә үрнәк күрсәткән өлкәннәр кунакка чакырыла.
Телемарафонны тагын да кызыклырак итәр өчен, оештыручылар тавыш бирүдә катнашкан тамашачылар арасында зур бәйге игълан итте. 11 җиңүче яңа iPhone 17 смартфонына ия булачак, ә иң зур, төп бүләк иясена исә заманча Sollers ST8 автомобиле тапшырылачак.