«Дзен»да татар телендә материаллар бастыру мөмкинлеге барлыкка килде
«Дзен»да татар телендә материаллар бастыру мөмкинлеге барлыкка килде
Илнең тел төрлелеген саклау һәм локаль массакүләм мәгълүмат чараларына ярдәм итү максатыннан, «Дзен» платформасы Россия халыкларының милли телләрендә материаллар бастырып чыгаруны башлап җибәрә. Әлеге программаның сынау проекты Татар теленә ярдәм итү булды. Бу хакта платформаның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хәзер ТР халкы үз төбәкләрендәге актуаль вакыйгалар белән рус телендә дә, татар телендә дә иркенләп таныша ала, шул рәвешле тулы канлы төбәк яңалыклар лентасын формалаштыра ала.
Сайтта "Казан" махсус бүлеге dzen.ru геолокация активлашканда яисә шәһәрне кулдан күрсәткәндә республикадан кулланучыларның баш битендә автомат рәвештә күрсәтелә. Контент телен сайлау өчен каналның өске өлешендәге переключательне куллану да җитә. Басмаларны татар телле авторлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары урнаштыра, бу мәгълүматны төгәл тапшыруны гарантияли, дип хәбәр итә Татар-информ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia