Татар-информ

Татарстан 2027 елда коммуналь инфраструктураны яңарту өчен 720 миллион сум алачак

Киләсе елда Татарстан коммуналь хуҗалыкны модернизацияләү максатыннан федераль казнадан якынча 720 миллион сум алачак. Шуның белән беррәттән, республика үзенең торак-коммуналь хуҗалык программасын быелгы 10 миллиард сум дәрәҗәсендә саклап калырга ниятли.

2027 елда Татарстан коммуналь инфраструктураны яңарту һәм модернизацияләү өчен федераль бюджеттан якынча 720 миллион сум алачак. Чагыштыру өчен, быел бу максатларга 1,2 миллиард сум юнәлтелгән иде. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының ТКХ идарәсе башлыгы Айрат Галләмов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә белдерде.

Аның сүзләренчә, федераль программа күләме бераз кимесә дә, республика программасы буенча финанслагыч киметелми. Киләсе елга да якынча 10 миллиард сум күләмендә акча бүлеп бирү планлаштырыла. Программа төзелештә муниципалитетларның гаризалары һәм инженерлык челтәрләрендәге аварияләр ешлыгы исәпкә алына. «Барлык муниципаль берәмлекләрдән дә бик күп гаризалар килде», – дип ачыклык кертте идарә башлыгы.

Узган ел федераль һәм республика программалары кысаларында гомуми күләме 12,5 миллиард сумнан артык акча үзләштерелгән. Нәтиҗәдә, 168 объект яңартылган һәм 419 чакрым озынлыктагы инженерлык челтәрләре алыштырылган.
Быел да «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектының «Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү» федераль программасы дәвам итә. Аның кысаларында 2,5 миллиард сумлык 17 объект каралган. Аларның 14ендә эшләр инде тәмамланган, өчесендә дәвам итә. Төзелеш-монтаж эшләренең гомуми әзерлеге 97 процентка җиткән, нәтиҗәдә 49 чакрым челтәр яңартылачак.