Чара яшьләр үзәге янында узачак.
Әлмәттә 30 сентябрьдә Донецк һәм Луганск халык республикаларының, Запорожье һәм Херсон өлкәләренең Россиягә кушылу көнен бәйрәм концерты белән билгеләп үтәчәкләр. Чара яшьләр үзәге янында узачак һәм 15:30 сәгатьтә башланачак. Бу хакта район башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
- Кунакларны иҗат коллективлары чыгышлары, патриотик җырлар һәм бәйрәм программасы көтә.