Әлмәт районында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы компанияләрнең ярты еллык антирейтингын төзеделәр
Хокук бозуларның һәрберсе юл-транспорт һәлакәте барлыкка килү өчен шартлар тудыра.
Әлмәт районының алты фирмасы машина йөртүчеләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен еш боза торган компанияләрнең антирейтингына эләккән. Мәгълүматны Татарстанның юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Хөкүмәт комиссиясе тәкъдим итте.
Агымдагы елның алты ае нәтиҗәләре буенча Әлмәт районында юридик затлар арасында юл йөрү кагыйдәләрен бозучылар дип аталды:
· НЕФТЕСТРОЙЭНЕРГО ҖЧҖ – 316 хокук бозу;
· ПРОДТОРГ АҖ – 166 хокук бозу;
* ССС-143 ҖЧҖ хокук бозулар;
· МАГИСТРАЛЬ ҖЧҖ - 114 хокук бозу;
· РС СЕРВИС ҖЧҖ – 89 хокук бозу очрагы.
Билгеләп үтелгәнчә, мондый һәр хокук бозу юл-транспорт һәлакәте барлыкка килү куркынычын арттыра. Республикада системалы рәвештә хокук бозучыларга карата җитди йогынты ясау чаралары күрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia