«Абилимпикс» чемпионатына 870 гариза кабул ителде
Июнь аенда Россиянең 86 төбәгеннән махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында узачак икенче «Абилимпикс» һөнәри осталык ярышына 870 гариза җыелган.
Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева җиткерүенчә, махсус хәрби операциядә катнашучыларның һөнәри күнекмәләрен бәяләүче «Абилимпикс» чемпионатының чираттагы этабына 870 кеше гариза биргән. Заявкалар илнең 86 төбәгеннән килгән. Чара июнь аенда уздырылачак һәм ветераннарны социаль адаптацияләүдә, яңа һөнәрләр үзләштерүдә мөһим роль уйнаячак.
Беренче чемпионат Казанда 2025 елның җәендә оештырылган иде. Анда Татарстан вәкилләре арасыннан 25 кеше көч сынаган, 16сы финалга юллама алган. Яңа ярышларда да катнашучылар төрле һөнәри компетенцияләрдә осталыкларын күрсәтәчәк, бу аларга тыныч тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итәчәк.
Ләйлә Фазлыева билгеләп үткәнчә, адаптив спорт һәм паралимпия хәрәкәте – сугышчаннарны тернәкләндерү системасының аерылгысыз өлеше. Сүз бары тик медальләр турында гына түгел, ә үз-үзеңә ышаныч кайтару, тулы канлы тормышка әйләнеп кайту һәм тирә-юньдәгеләргә ярдәм итү мөмкинлеге турында бара.
«Абилимпикс» хәрәкәте «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында эшләүче «Профессионалитет» федераль программасы ярдәмендә үсеш ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia