Татарстан халкын дәүләт органнары исеменнән фейк хатлар рәвешендә провокацияләр булуы ихтималлыгы турында кисәтәләр.
Дәүләт органнары исеменнән ялган хатлар һәм күрсәтмәләр Россиянең төрле төбәкләрендә таратыла. Аларда РФ территориясендә төрле чикләүләр кертү турында ялган мәгълүматлар бар. Мондый хатлардагы мәгълүмат чынбарлыкка туры килми.
Мондый провокацияләр Татарстанда да булырга мөмкин. Республика халкын «Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы»мобиль кушымтасында урнаштырылган рәсми мәгълүматка гына ышанырга чакырабыз.