Казанда 7 майдан җылылык бирүне туктатырга җыеналар.
Казанда җылыту сезонын 7 майда тәмамларга планлаштыралар. Мондый карарны урнашкан җылы һава торышы аркасында кабул иттеләр: гамәлдәге нормативлар буенча җылылык бирүне туктаталар, әгәр һаваның уртача тәүлеклек температурасы биш көн рәттән +8 градустан югары торса, дип хәбәр итә Казан мэриясы Матбугат хезмәте.