Татарстан башкаласында индивидуаль мобильлек чараларын (СИМ) кулланучы ташу хезмәтләре курьерлары өчен хәрәкәт итүнең яңа кагыйдәләрен әзерлиләр.
Аерым алганда, курьер электробайкларының тизлеген чикләү планлаштырыла. Бу хакта Мэриядәге эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр итте.