Беренче метеор Казан – Яр Чаллы маршруты буенча навигацияне ачты
Казан - Яр Чаллы маршруты буенча хәрәкәтне торгызу республика навигациясендә тарихи вакыйга булды.
Татарстанда Казан – Чаллы маршруты буенча пассажирлар йөртү старт алды. 1 майда беренче рейска тизйөрешле Метеор-2020 китте, дип хәбәр иттеләр ТР флотының рәсми каналында.
Бу моментны тарихи дип атарга мөмкин-Казаннан Чаллыга юлламага суднолар 30 елга якын йөрмәгән.
Судно җомга һәм шимбә көннәрендә йөри:Казаннан 08:30 сәгатьтә китә, Чистайда (11:35-11:40), Түбән Камада (13:20-13:25) һәм Алабугада (13:35-13:40) тукталышлар белән, Чаллыга 14: 20 сәгатьтә килеп җитә.
Кире рейслар шимбә һәм якшәмбе көннәрендә башкарыла:Чаллыдан 13:00 сәгатьтә чыга, Алабугада, Түбән Камада һәм Чистайда тукталышлар белән, Татарстан башкаласына 18:50 сәгатьтә килә. Казаннан Яр Чаллыга билет бәясе өлкән пассажирлар өчен 2000 сум тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia