Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Татарстанда 2025 елда миллиардерлар саны 5 процентка арткан

Нигездә мондый зур суммаларны шәхси эшмәкәрләр эшли.

Дмитрий Әхмәдуллин
республикада байлар саны арта баруын әйтте. Брифингта Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин хәбәр иткәнчә, 2025 елда төбәктә яшәүче 39 кеше 1 миллиард сумнан артык керем декларацияләгән. Бер ел элек алар 37 булган. Миллиардерлар саны 5% ка арткан.

Кемнәр соң ул кешеләр? Сафиуллин сүзләренчә, нигездә, мондый зур суммаларны хәзер азык-төлек продукциясе сату белән шөгыльләнүче, шулай ук ягулык секторында эшчәнлек алып баручы шәхси эшмәкәрләр эшли. Алардан аерым биржада кыйммәтле кәгазьләр сату һәм сатып алу буенча миллиард эшләгән татарстанлылар тора.

Салым декларацияләре нигезендә, Татарстанда шулай ук 100 миллионнан 1 миллиард сумга кадәр керемле башка Байлар категориясе дә үсә. Монда 2025 елда аларның саны 302 дән 340 кешегә кадәр арткан (+13%). Үз чиратында 10 миллионнан 100 миллион сумга кадәр акча эшләүче салым түләүчеләр сегменты нибары 2% ка арткан - 3 003 тән 3 077 кешегә кадәр. Әмма иң зур үсешне еллык кереме 1 дән 10 миллион сумга кадәр булган татарстанлылар категориясе күрсәтте – 33% (95 765 тән 117 879 кешегә кадәр).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса