Татарстан хәбәрләре Чистай районында үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәте булган
Чистай районында, Казан — Оренбург трассасының 115 нче чакрымында, ике җиңел автомобиль бәрелешүе нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган.
Чистай районында Казан — Оренбург трассасының 115 нче чакрымында ике җиңел автомобиль бәрелешкән. Һәлакәт нәтиҗәсендә машина йөртүче һәм пассажир һәлак булган, дип хәбәр иттеләр Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәтендә.
Беренчел мәгълүматлар буенча, Казанга таба барган Kia Soul йөртүчесе каршы як хәрәкәт полосасына чыккан, анда LADA Largus автомобиле белән бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Kia йөртүчесе урында һәлак була, ә Largus пассажиры ашыгыч медицина ярдәме машинасында үлә.
Вакыйга булган урынга Чистай шәһәре прокуроры Тимур Дияров та барган. Процессуаль тикшерү үткәрелә,аның барышы күзәтчелек ведомствосы контролендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia