Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Җир өстеннән 160 000 елга бер тапкыр очып барган кометаны ничек күрергә икәнен КФУда аңлаттылар

Хәзер комета горизонттан шактый түбән, Балыклар йолдызлыгында урнашкан.

Казанлылар узган ел 20-25 апрельдә ачылган C/2025 R3 (PANSTARRS) кометасының иң югары ноктасын күзәтә алачак. Күк җисемнәре җир яныннан 160 мең елга бер тапкыр очып уза, дип сөйләде физика институтының астрономия һәм космик геодезия кафедрасы профессоры, КФУның Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясенең фәнни җитәкчесе Юрий Нефедьев.

Хәзер комета горизонттан шактый түбән, Балыклар йолдызлыгында урнашкан. Кояшка якынлашканда аның озын койрыгы барлыкка килә.

Күк күренешен иртәнге сәгатьләрдә бинокль ярдәмендә күзәтү яхшырак. Комета Горизонт өстеннән бик түбән очачак, һәм уңайлы күзәтү өчен шактый ачык пространство кирәк булачак, дип эксперт сүзләрен китерә КФУ матбугат хезмәте, дип яза "Татар-информ".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса