Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Россиянең ислам дөньясы илләре белән товар әйләнеше 174 млрд долларга җитте

2026 елда Kazan Forum 12 майдан 17 майга кадәр узачак.

2025 ел нәтиҗәләре буенча Россия һәм Ислам дөньясы дәүләтләре арасында үзара сәүдә күләме 174 млрд доллар тәшкил иткән. Күрсәткечләр үсешенең төп драйверы ел саен үткәрелә торган «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» икътисадый форумы булды.
Бу хакта РФ Икътисади үсеш министрлыгының икеяклы хезмәттәшлекне үстерү департаменты директоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Хәлимат Будунова хәбәр итте.

«Россия сегодня» медиатөркемендә узган матбугат конференциясендә ведомство вәкиле тышкы сәүдә структурасының сизелерлек үзгәрүен билгеләп үтте. 2021 елдан Россиянең гомуми товар әйләнешендә ислам илләре өлеше ике тапкырга диярлек арткан — 14% тан 25% ка кадәр. Соңгы елда гына да күрсәткеч 2024 ел дәрәҗәсенә карата 6% ка арткан.

2026 елда Kazan Forum 12 майдан 17 майга кадәр узачак. Төп эшлекле программа «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә оештырылачак.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса