Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Илсур Метшин яшүсмерләргә ни өчен интернетта чикләүләр кертелүен аңлатты

Илсур Метшин яшүсмерләр белән очрашты.


Кайбер мессенджерларда һәм интернеттагы сервисларда чикләүләр безнең илнең куркынычсызлык мәсьәләләре белән бәйле. Бу хакта Казанның «беренчеләр хәрәкәте»ндә катнашучылар белән очрашуда сорауларның берсенә җавап биргәндә шәһәр мэры Илсур Метшин хәбәр итте.

"Мин дә интернетта чикләүләрсез, аерым алганда, мессенджерларда аралашырга теләр идем. Ләкин хәзер шундый вакыт, ил куркыныч астында. Бу карарлар сүз иреге белән түгел, ә Ватаныбызның иминлеге белән бәйле», – диде шәһәр башлыгы.

Ул чикләүләрнең вакытлы характерда булуын искәртте һәм тиздән тыныч вакыт җитәр, мондый уңайсызлыкларның кирәге булмас, дигән ышаныч белдерде.
 

Хәрәкәтне булдыру турындагы Указны 2022 елның җәендә Россия Президенты Владимир Путин имзалады. «Беренчеләр хәрәкәте» Бөтенроссия оешмасының Татарстан бүлеген республиканың элеккеге яшьләр министрлыгы башлыгы Тимур Сөләйманов җитәкләде. «Беренчеләр хәрәкәте» белән берлектә эшләячәк Республика Координацион советын төзү турындагы указга 2023 елның 14 февралендә Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
 
Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса