Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Татарстан мәгарифенә милли проектлар аша 17,5 млрд сумлык инвестиция юнәлдерелде

Узган ел Татарстан мәгариф системасы федераль һәм республика бюджетларыннан гомуми күләме 17,5 млрд сум тәшкил иткән финанс ярдәме алды. Бу акчалар илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән.

Татарстан Республикасының белем бирү өлкәсе узган ел дәвамында милли проектлар кысаларында масштаблы финанс ярдәменә ия булды. Федераль казнадан бүленгән 15 млрд сумнан артык акчага республика бюджетыннан 2,5 млрд сум өстәлгән. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин хәбәр итте.

Ведомство вәкиле сүзләренчә, төбәк технологик лидерлык, шулай ук «Яшьләр һәм балалар», «Гаилә», «Кадрлар» кебек яңа федераль программаларны тормышка ашыруда актив катнаша. Әлеге проектларның төп чаралары Россиянең «Мәгарифне үстерү» һәм «Фәнни-технологик үсеш» дәүләт программаларына интеграцияләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса