Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Яшел Үзәндә кирпеч гараж түбәсе ишелде, 6 машина зыян күрде

Фаҗиганең сәбәпләре ачылды.

Яшел Үзәндә Татарстан урамы, 42, 2 корпус адресы буенча урнашкан кулланылмый торган кирпеч гаражның түбәсе ишелде. Һәлакәт нәтиҗәсендә янәшә куелган алты җиңел машина зыян күргән, дип хәбәр итте Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Республика буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Бинаның биеклеге — 6 м. ашыгыч хезмәтләр мәгълүматлары буенча, 300 кв.м тирәсе мәйданда түбә һәм диварның бер өлеше ишелгән. инцидент нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән.

Урынга оператив рәвештә янгын сүндерүчеләр килде, алар өемнәрне сүтә һәм җимерелү масштабларын бәяли башлады. Ишелүнең сәбәпләре ачыклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса